Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Агачлар-безнең дусларыбыз”

      Халыкара урманнар көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Агачлар-безнең дусларыбыз"дип исемләнгән экология сәгате үткәрде.Чараның төп максаты-табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, аңа кечкенәдән балаларны өйрәтеп үстерү. Китапханәче балаларга дидактик карточкалар буенча агачның безнең тормыш өчен бик мөһим булуы турында сөйләде.Агачлар безне яшәтә,ашата, дәвалый. Шуңа күрә без аларга игътибарлы булырга тиеш.Ботакларны сындырмаска,кәүсәләрен җәрәхәтләмәскә, урманнарны чүпләмәскә, ут белән сак эш итәргә. Кичә барышында балалар белән бергәләп агачлар турында табышмакларга җаваплар таптык,сорауларга җавап бирдек.Агачларның фотосурәтләренә карап, нинди агачларның җимеш бирүе, ә ниндиләренең юк икәнлеген дә белдек.Агачларның тәмле җимешләрен һәрберебез яратып ашый.Балалар агачлар турында күп мәгълүматлар белделәр.Матур-матур шигырьләр тыңладылар.Кичәбез файдалы һәм күңелле үтте.