Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Талант иясе»

      Иске Кишет авыл китапханәсендә классик язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Талант иясе» дип исемләнгән Мәгълүмат көне үткәрелде. Мәгълүмат көне китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте.Күргәзмәдә язучының биографиясе,иҗаты турында китаплар урын алды.Катнашучыларга «Казакъ кызы»китабы бенефисы бик кызыклы булды. Мәгълүмат көне түгәрәк өстәл артында тәмамланды.