Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Иң кояшлы көн бүген”

      Иске Кишет авыл клубында китапханә белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Иң кояшлы көн бүген” дип исемләнгән тематик кичә үтте.Кичәне китапханә мөдире Гөлфия Габитова алып барды.Кичәдә күрше-тирә авылларның ир-ат мәдәният йортлары җитәкчеләре катнаштылар.Авыл җирлеге башлыгы Энҗе Минҗанова,Яңа Кишет авыл җирлегендәге хатын-кызлар оешмасы рәисе Надия Сәләхиева залда утыручы хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлады.Кичә дәвамында гүзәл хатын-кызларыбызга котлаулар, хатын-кыз, әниләр, мәхәббәт һәм яз турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады.Кичә саклану чараларын кулланып үткәрелде.Бик матур кичә булды.Хатын-кызларыбыз бик ошаттылар,рәхәтләнеп ял иттеләр.