Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Булсын бөтен ил тыныч”

       Иске Кишет авыл китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге балаларда туган илгә,ватанга мәхәббәт,патриотик хис тәрбияләү максатыннан авылдагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей утарында Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә тематик экскурсия үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова башта балаларны келәттәге безнең бабаларыбызның элеккеге ерак елларда хуҗалыкта файдаланган кирәк-яраклар белән таныштырып үтте.Бу әйберләр бүгенге көндә инде күбесе файдаланылмый.Бала бишеге,чыгыр,куәс чиләкләре,киле,гөбе,тәбе һ.б.Балалар бик кызыксынып тыңладылар.Аннан соң балалар музей белән якыннан таныштылар.Китапханәче балаларга аңлаешлы һәм кызыклы булсын өчен кыскача һәм гади итеп аңлатты.Балалар Советлар Союзы Геройлары Валентин Ежков,Нәкыйп Сафин,ГатауллаСалихов,Гани Сафиуллин турында китапханәче апалары сөйләгәнне игътибар белән тыңладылар.Музейдагы кадерле экспонатлар белән таныштылар.Соңыннан Гани Сафиуллин турындагы фильмнан кыскача өзек тә карап үттеләр.Балалар белән истәлеккә фотога да төштек.