Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Әбидә кунакта»

      2022 нче ел Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан үсеп килүче яшь буынны татар декоратив-гамәли сәнгате тармаклары,музыкаль фольклоры белән якыннанрак таныштыру,кызыксыну уяту,татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү максатыннан Иске кишет авыл китапханәсе клуб белән берлектә авылдагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында фольклор кичә үткәрде.Ак яулыклы апалар түгәрәк ясап утырганнар да “Ал Зәйнәбемне”көйли-көйли кул эшләре эшлиләр.Китапханә мөдире балалар белән алар янына керә.Башта өйнең алгы өлешендәге әйберләр белән кичәдә катнашучыларны таныштырып чыга.Ап-ак кулдан челтәрләп эшләгән пәрдәләр, татар өенең күрке булган ап-ак итеп акшарланган зур мич һәм ниһаять авыл өенең төп хуҗасы булып торган сандык. Илһамия әби кичәдә катнашучыларны үзенең сандыгындагы чигелгән сөлгеләр,тастымаллар,намазлыклар,кием-салымнар,төрле япмалар һәм башка бик күп төрле әйберләр белән таныштырып чыкты.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова күн мозаикасы, татар чигүле күн аяк киемнәренең әдәбияттагы чагылышы һәм шулай ук Арча чигүле аяк киемнәре берләшмәсе тарихына да тукталып үтте.Шулай ук кичәдә катнашучылар өчен 18 нче гасырның икенче яртысындагы Казан губернасында мануфактуралар,шундый мануфактураның Яңа Кишет авылында да булганлыгы зур кызыксыну уятты.Кичәдә катнашучылар шулай ук күңелле итеп җырлап,төрле кызыклы әңгәмәләр дә оештырып бик күңелле итеп күңел ачып утырдылар.