Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Бер уч борчак”

        Балалар язучысы Ләлә Сабировага  75 яшь тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә төрле яшьтәге китап укучылар өчен китап бенефисы үтте.Кичәдә катнашучыларны китапханә мөдире Гөлфия Габитова кыскача язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте.Кичәдә нигездә сүз Л.Сабированың “Бер уч борчак” исемле китабы буенча барды.Безнең максатыбыз укучыларга бу китап буенча күбрәк мәгълүмат биреп,китапка карата кызыксыну уяту.Дөрестән дә китапның тышы ук укучыны үзенә җәлеп итеп тора.Язучы Л.Сабированың бу китабына мәхәббәт һәм нәфрәт,мәкерлелек һәм намуслылык турында язылган тормышчан хикәяләре тупланып бирелгән.Кичәдә катнашучылар китаптан өзекләр дә укыдылар.Аларны видеога яздырып инстаграмга да куйдык һәм аны бик күп инстадаш дусларыбыз Иске кишет авыл китапханәсенең аккаунтыннан кереп карадылар.Кичәнең соңында укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.