Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Чынлык көче»

       Иске Кишет авыл китапханәсендә, язучы Рәфкать Кәраминең 80 яшьлеге уңаеннан, киң даирә китап укучылар өчен «Чынлык көче» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышырга мөмкин. Анда язучының биографиясе,иҗаты белән таныштыручы китаплар тәкъдим ителә.Укучыларга аның романнары,повестьлары,шулай ук төрле елларда нәшер ителгән хикәяләре белән танышу бик кызыклы булачак. Күргәзмәнең төп китаплары:1)Р.Кәраминең "Очар кошлар белән янәшә"китабы. Роман яшьләр тормышы турында сөйли.Анда яшьләр дә, мәхәббәт тә, кайгы да, адашу да бар.Ул,кызганычка каршы, күз яшьләре һәм шатлыклары белән тулы. 2)"Кай чабасың, гомер юртагы?Бу китап мәхәббәт маҗараларына,тирән психологик кичерүләргә,тормыштагы уйлануларга,шулай ук көчле вакыйгаларга багышланган.Ә "Гомер-яшәр өчен"китабына язучының юмористик-сатирик әсәрләре һәм халкыбызның күренекле шәхесләре турында уйланулары тупланды.Кадерле китап укучыларыбыз Сезне китапханәбездә көтеп калабыз!