Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Бик тынычлап сайрагыз сез”

1 апрель-Халыкара кошларны яклау көне.Экология икеайлыгы уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе кече яшьтәге мәктәп укучылары белән берлектә экологик викторина үткәрде. Кошларга багышлап төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды,укучыларга презентация тәкъдим ителде.Кошлар турындагы кызыклы мәгълүматларны,шигырьләрне,әкиятләрне,хикәяләрне,табышмакларны балалар кызыксынып тыңладылар.Әңгәмәләргә үзләре дә кушылып китеп кичәбез бик күңелле үтте.Викторина сораулары презентация белән бергә үрелеп барды.Араларында кошлар белән кызыксынучан балалар да булуы ачыкланды.Кошлар турында өйдә уку өчен китаплар алдылар.