Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Саннар дөньясына рәхим итегез”

       2022 ел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә танып белү уены үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырып үтте.Күргәзмәгә куелган “Саннар”;Ф.ХакШәйхинең “Хәрефләр,саннар һәм төсләр илендә”исемле китаплары буенча балаларны саннар дөньясына алып кереп китте.Балалар бик зур кызыксыну белән китапханәче апаларының сөйләгәннәрен тыңладылар.Сорауларга җаваплар биреп әңгәмәдә катнашып утырдылар.Балалар шулай ук матур итеп җырлап та алдылар,шигырьләр дә сөйләделәр.Табышмакларга җаваплар таптылар.Китапханәче апалары укыган шигырьләрне тыңладылар.Танып белү уеныбыз күңелле һәм файдалы үтте.Масса-чара саклану чараларын кулланып үткәрелде.