Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Көрәшләрдә без җиңелмәбез”

       Сталинград көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе мәктәп укучылары белән берлектә авылыбыздагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей утарында батырлык дәресе үткәрде.Китапханә мөдире кичәгә җыелган балаларны музей белән таныштырды.Каһарман авылдашыбыз Гани Сафиуллинның батырлыгы турында сөйләде.Бөек Ватан сугышы чорында Сталинград янында фашист илбасарларын тар-мар итүгә быел 79 ел.Сталинград сугышы 1942 нче елның 17 нче июлендә башланып,200 көннән артык дәвам итә.Бөек Ватан сугышында Сталинград сугышы зур борылыш ясады.Сугыш барышы инициативасын СССР,Сталин үз кулына алды.Немец генералы Ф.Паулюс җитәкчелегендәге 6 нчы армия 1942 нче елның 2 нче сентябрендә Сталинград янына килеп җитә.Аңа генераллар В.Чуйков һәм М.Шумилов җитәкчелек иткән 62 нче һәм 64 нче армияләр каршы тора.Безнең каһарман авылдашыбыз Гани Сафиуллин җитәкчелек иткән 38 нче укчы дивизия 64 нче армия сафында була.Аның дивизиясе сугышчылары дошманга һич тә тынычланырга ирек бирми.Шуңа күрә немецлар аларга,дивизия сугышчыларының күпчелеге казах халкы вәкилләре икәнлеген күздә тотып булса кирәк,”явыз азиат дивизиясе сугышчылары” дигән кушамат та таккан.Шәһәрне саклау өчен барган сугыштагы оста хәрби җитәкчелеген һәм батырлыгын истә тотып Гани Сафиуллинга тиздән генерал-майор дәрәҗәсе һәм 2 нче дәрәҗә Суворов ордены бирелә.Солдатларның һәм командирларның да күкрәкләрен орден-медальләр бизи.Кичәгә җыелган балалар шулай ук Гани Сафиуллин турында Таттелеком төркеме төшергән фильм да карадылар.Соңыннан фикер алышу булды.Кичә саклану чараларын кулланып үткәрелде.