Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Балабызга матур исем кушыйк»

       Россиядә 2022 нче ел халык сәнгате елы буларак билгеләп үтелә.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсе “Ак калфак”клубына йөрүчеләр белән берлектә матур кичә үткәрде.Дини йолаларыбызны,дини бәйрәмнәребезне барлауда аларны үсеп килүче яшь буынга җиткерүдә безнең дәү әниләребезнең,әбиләребезнең роле бик зур.Бала тугач,бер атнадан баланың исемен кушарга кирәк.Ул берничә көн элек,яки соң булса да ярый.Балага исем кушканда баланың бер колагына азан,икенче колагына камәт укылыр.Азан вә камәттән соң бала өчен дога кылыныр.Догадан соң да бер яисә өч мәртәбә баланың колагына исеме кычкырып әйтелер.Шуның белән исем кушу тантанасы тәмам булыр.Исем кушу вазифасын үтәгәндә балага матур вә мәгънәле исем кушарга кирәк.Пәйгамбәребез әйтә ”Кыямәт көнендә үз исемнәрегез вә аталарыгызның исемнәре белән чакырылачаксыз.Шуның өчен балаларга гүзәл исемнәр кушыгыз”.Исемне балага җисемен белеп кушарга кирәк.Китапханә мөдире кичәдә катнашучы “Ак калфак”лыларны “Балабызга матур   исем кушыйк» дигән китап күргәзмәсендәге китаплар белән якыннан таныштырып үтте.Кичәдә катнашучылар бик теләп фикер алыштылар.