Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Кызыклы фәннәр патшалыгында”

      Иске Кишет авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр өчен фән һәм техника атналыгы уңаеннан клуб,мәктәп укучылары белән берлектә мәгълүмат сәгате үтте.Укучылар “Ялкын” журналларында,”Кем ул.Нәрсә ул” китапларында басылып чыккан планетабыздагы үзгәрешләр,табигатебезнең үзен саклау сәләтләре белән таныштылар.Китапханәче апалары сөйләгәннәрне укучылар игътибар белән тыңладылар.Соңыннан балалар үзара фикер алыштылар.