Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Яңа елны якты төсләр белән”

      Безнең Иске Кишет авылы халкы Яңа елны элек-электән күңелле итеп каршы алырга гадәтләнгән.Клуб һәм китапханәдә төрледән-төрле кызыклы масса-чаралар үтә.Авыл өйләренең эче-тышы матур итеп бизәлеп бәйрәм төсе ала.Авылыбызда тырыш,иҗади халык яши.Җәй көне авыл өйләренең тирә-юнен матур чәчкәле гөлбакчалар бизәп тора.Яңа ел алдыннан тырыш хуҗалар өй тирәсенә матур кар сыннары ясап куялар.Аны матур итеп буйыйлар.Ә кичкә кергәч аллы-гөлле утлар белән бизәлгән өй тирәләре күзләрне иркәли.Быел авылдашларыбыз “Яңа елны якты төсләр белән”дип исемләнгән конкурста катнаштылар.Аны ООО “КИШЕТ” хуҗалыгы һәм Яңа Кишет авыл җирлеге оештырдылар.Авыл китапханәсе үзенең аккаунтына бу конкурста катнашырга чакырып белдерү элде.Һәм 15 нче декабрьдән инстаграмга фотоларны һәм видеоларны урнаштыра да башлады.Конкурста авыл халкыбердәм катнашты.Әхмәтгалиев Фәрдүс,Юнысов Идрис һәм Һадиев Ирек хуҗалыклары “Иң матур,үзенчәлекле кар сыннары” номинациясендә катнаштылар.Һәрберсе матур итеп кар сыннары ясаганнар.Урамнан үтеп китүчеләр бу сыннарга карап хозурланалар,ничек ясаулары белән кызыксыналар,сыннар янында балалар белән әти-әниләре истәлеккә фотосурәткә төшәләр.

      “Иң матур йорт бизәлеше”номинациясендә дә хуҗалыклар бердәм катнаштылар.Шакиров Минзиа,Сәмигуллин Рашит,Сабирҗанов Рашит,Сафина Гөлүсә,Галимҗанов Ильнар,Һадиев Ирек,Сафиуллин Тәлгать,Хәйруллин Рафаил,Абдуллин Фәрит,Гәрәев Рәдиф,Әхмәтгалиев Фәрдүс,Арсланов Тәбрис,Ситдиков Рүзәл,Гыйниятуллин Рөстәм хуҗалыкларының бизәлешләре аеруча матур.Араларында зур зәвыкъ белщн бизщлгщннщре дщ бар.Һәр хуҗалык үзенең йорт тирәсен гирляндалар белән матур итеп бизәгщн,зур тырышлык куйган.12 нче январь кцнне кичке алтыдан соң комиссия җирлекнең һәр авылындагы бизәлешне бәяләп чыкты. Бу конкурска йомгак февраль аенда ясалачак.