Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Исәнме чыршы”

     Яңа ел каникуллары вакытында китапханә һәм авыл клубы авылыбызның һәм кунакка кайткан балалар белән берлектә “Чыршы бәйрәме“ үткәрде.Бәйрәмгә килгән балалар алып баручыга Чыршы утларын кабызырга да ярдәм иттеләр.Кыш бабай,Карчәчәк балаларга матур теләкләрен җиткерделәр,күчтәнәчләр өләштеләр.Убырлы бәйрәмне чак кына өзми калды.Бәйрәмебездә клоуннар да катнашты.Матур костюмлы клоуннар балалар белән кызыклы уеннар уйнадылар.Балалар сәхнәгә чыгып Кыш бабайга концерт номерлары күрсәттеләр.Бик талантлы икән безнең үсеп килүче нәни дусларыбыз.Соңыннан балаларга лотерея билетлары өләшенде.Балалар матур-матур бүләкләр оттылар.Бәйрәм һәркемдә матур хатирәләр калдырды.