Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Беренче намаз”

       Оста публицист,балалар өчен дә иҗат итүче  Айдар Хәлимгә 80 яшь тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә балалар өчен әдәбият сәгате үтте.Кичәгә җыелган балаларны китапханә мөдире Айдар Хәлимнең биографиясе һәм кыскача иҗаты белән таныштырып үтте.Айдар Хәлим Бөгелмә җәмәгатьчелегенең Һ.Атласи исемендәге әдәби бүләге,Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе иясе.2012 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе”исеме бирелә.Китапханәбездә А.Хәлимнең балалар өчен “Тал баласы Талхаветдин” исемле нәни хикәяләр китабы бар.Нигездә сүзне шул китап буенча алып бардык.Балалар китап турында китапханәче апалары сөйләгәнне яратып тыңладылар.Бигрәк тә балаларны “Беренче намаз” исемле нәни хикәясе кызыксындырды.Балалар белән соңыннан фикер дә алыштык.