Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

"Кил син безгә,Яңа ел"

         Авыл клубында елның елында 31 нче декабрьдә Балмаскарад кичәсе үткәрелә.Быел ул барлык санитария таләпләрен кулланып үткәрелде.Бәйрәмдә уйнату өчен лотерея билетлары сатуга куелды.Һәрбер лотерея билеты отышлы.Бәйрәмне китапханә мөдире Гөлфия Габитова күңелле итеп алып барды.Авыл халкын бәйрәм белән Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Минҗанова Энҗе Фаруковна котлады.Кичәбез матур шигырьләр,җыр-бию,кызыклы уеннар белән үрелеп барды.Шулай ук маскалар да булды.Сәхнәбез йолдызлары Рәзил Галиуллин,Илнур Шакиров,Ранис Хайруллин,Рәис Таҗетдинов үзләренең матур җырларын,ә Әхмәд Мәҗитов матур биюләрен тамашачыларыбызга тәкъдим итте.Бәйрәмгә Кыш бабай,Кар кызы,Убырлы,үтеп баручы елның символы булган Үгез,Яңа ел символы Юлбарыс та килгән иде.Сәхнәдә кунак җырчыларыбыз да чыгыш ясадылар.Сәхнәгә чыккан һәр кеше бүләк алды.Шулай ук бәйрәмгә килгән иң өлкән яшьтәге һәм иң яшь тамашачыбыз да бүләккә ия булдылар.Бәйрәмнең иң күңелле моменты әлбәттә лотерея уеннары булды.