Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Яңа ел атмосферасы”

      Яңа ел якынлашкан көннәрдә Иске Кишет авыл китапханәсе “Ак калфак”клубы белән берлектә китапханәдә Яңа ел атмосферасы тудыру серләре буенча мәгълүмат сәгате үткәрде.Яңа ел кәефен арттыру өчен үзебезгә тырышырга кирәк.Иңберенче әлбәттә гирляндалар.Хәзер теләсә нинди интерьерга туры килә торган утлар табарга мөмкин.Икенчесе кар бөртекләре.Нәтиҗәсе генә түгел,ясау процессысыннан ук ләззәт алачаксың.Кичәгә җыелган укучыларыбыз белән бергәләп төсле салфеткалардан кар бөртекләре ясап китапханәбездәге чыршыга элеп куйдык.Чыршыбыз ямьләнеп китте.Яңа елның тагын бер үзенчәлеге тәмле ризык,ылыс,мандарин исләре.Яңа ел табынына татар халкының нинди тәмле миллли ризыкларын куярга исәплибез.Шул турыда сөйләшеп алдык.Аннан соң җырлар.Яңа ел турындагы җырларны искә төшереп җырлап алдык.Тагын да килеп шәмнәр,Яңа ел тәкыясе турында да онытмадык.Әйдәгез әле елга бер тапкыр була торган тылсымлы чорда барыбыз да үзебездә Яңа ел кәефен булдырыйк!Мәгълүмат сәгатебез бик җанлы.күңелле үтте.Үзебез өчен кирәкле бик күп мәгълүматлар белдек.