Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Батырлыкка сәбәп күп”

      Ватан геройлары көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе авылыбыздагы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-утарында “Ак калфак”клубы белән берлектә батырлык дәресе үткәрде.Кичәгә килгән китап укучыларны китапханә мөдире музей белән таныштырып экскурсия үткәрде.Районыбыздан чыккан Советлар Союзы Геройлары һәм герой исеменә тәкъдим ителеп тә ул исемне алырга өлгермәгән каһарманнарыбыз,якташ Социалистик хезмәт геройлары турындагы стендлар белән дә танышып үттек.Музей ачылуга инде 7 нче ел китте.”Ак калфак”лылар бик яратып музей ачылышы вакытында төшерелгән һәм Гани Сафиуллин турындагы фильмны да карадылар.Соңыннан фильм буенча фикер алышу булды.Китапханә мөдире кичәгә килгәннәрнең сорауларына җаваплар бирде.