Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

"Тормыш тезгене"

       Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе үзенең инвалид укучыларының өйләренә барып хәлләрен белде,алар белән әңгәмә үткәреп аларның хәлләрен сорашты.Аларга китапханәгә яңа кайткан матур әдәбият китапларын укырга тәкъдим итте.Адәм баласына кайвакыт күңелен күтәреп,тормышына ямь кертеп җибәрү өчен бер җылы сүз,аз гына игътибар да җитә.Укучыларыбыз бик куандылар,китапханәчегә килеп хәлләрен белгән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.