Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“И татлы анам”

      Әниләр көне уңаеннан Иске Кишет авыл клубында җирлектәге мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә тематик кичә үтте.Кичә барлык саклану чараларын кулланып үткәрелде.Кадерледән кадерле безнең газиз әниләребез.Алар турында шагыйрьләребез күпме матур шигырьләр иҗат иткән.Әниләребезгә багышлап күпме матур җырлар язылган.Ә үскән чакта балалар әниләрнең кадерен белеп бетерәләр микән соң?Мөгаен юктыр.Әни кебек баласын кайгыртучы,йөрәк парәсе өчен барысын да бирергә әзер зат бүтән юктыр ул.Кичәбездә әниләргә багышлап матур җырлар җырланды,шигырьләр яңгырады.Газиз әнкәйләребезне үсеп буйга җитеп чит җирләргә чыгып киткәч тә онытмыйк.Алар өчен бер җылы сүз,бер елмаю,ә хәзерге заманда телефоннан шалтыратып бер хәлен белү җитә.Әниләребез кичә барышында тормыш мәшәкатьләрен онытып ял иттеләр.