Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Сүзлекләр илендә”

   Словарьлар һәм энциклопедияләр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә аралашу сәгате үтте.Китапханәбездә энциклопедияләр һәм сүзлекләр күп төрле.Китапханә мөдире  укучыларны сүзлек төшенчәсе һәм аларның төрләре белән таныштырып үтте. «Сүзлекләр илендә”дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.Укучылар әлбәттә моңарчы да сүзлекләр белән таныш иделәр.Китапханәдә алар яңадан күп төрле мәгълүматлар белән танышып белемнәрен арттырдылар.Соңыннан һәр укучыга берәр төрле сүзлек һәм энциклопедия бирелде.Һәр укучы үзлегеннән китаплар белән эшләп иптәшләренә аңлатып та бирде.Аралашу сәгатебез күңелле һәм файдалы үтте.