Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Минем машиналарым”

    31октябрь-Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә танып-белү уены үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова балаларга автомобиль транспорты буенча кыскача гына мәгълүмат биреп үтте.Хәзер балалар мең дә берне белә дисәк бер дә ялгыш булмас.Китапханәбездә “Минем машиналарым”дигән балалар өчен бик тә аңлаешалы,гади итеп язылган,рәсемле китап бар.Шул китапка нигезләнеп китапханәче апалары балаларны машинаның төзелеше,кузов төрләре,модельләре белән таныштырып чыкты.Балалар бик кызыксынып бирелгән сорауларга җаваплар  таптылар.Соңыннан балалар белән китапханәгә соңгы арада кайткан балалар өчен яңа китапларга күзәтү үткәрдек.Табышмакларга җавплар таптык,матур шигырьләр укыдык.Балалар арып киткәч хәрәкәтле уеннар да уйнап алдык. Кичәбез күңелле һәм файдалы үтте.