Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Тәрбияче апалар”

     Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә специалист көне үткәрде.Балалар белән тәрбияче апаларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладык.Яңа матур шигырь китаплары белән таныштык,әкияләр укыдык.”Шалкан”әкиятен сәхнәләштереп уйнап та алдык.Кыскасы безнең кичәбез күңелле һәм файдалы үтте.Яңа нәни китап укучыларыбызның саны да артты.Балалар китапханәче апаларына зур рәхмәт әйттеләр.Аларга яңа китаплар белән танышу аеруча күңелле.