Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Эш беткәч ял итәргә ярый”

   Иске Кишет авыл китапханәсе клуб белән көзге эшләр бер кат тәмамлангач “Ак калфак” клубы белән берлектә саклану чараларын кулланып фольклор кичә үткәрде.Татар хатын-кызлары элек-электән үзара арлашып бер-берсенә кич утырырга утырмага йөргәннәр.Үзләре белән кул эшләрен дә кыстырып барганнар.Әз-мәз дөнья хәлләре белән дә танышасың,кул эше дә эшләнә.Өйдә берүзең утыру бик үк күңелле дә түгел бит.Соңгы 1-2 елда пандемия булу сәбәпле “Ак калфак”лыларның да кич утырулары сирәгәйде.Шулай да без саклану чараларын кулланып кич утырдык.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова вакытлы матбугатта басылып чыккан тегү-чигү турындагы мәгълүматлар белән таныштырып үтсә,клуб мөдире Рәзил Галиуллин гармунда уйнап безне җырлатып та алды.Шулай итеп күңелле итеп үзара аралашып кич утырдык.