Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Татарча диктант”

   Иске Кишет авыл китапханәсе Бөтендөнья «Татарча диктант» акцияcенә кушылды.Китапханәгә «Татарча диктант» язу акцияcенә кушылырга өндәп инстаграмга чакыру да элде.Китап укучылар сәг 10.00 гә китапханәгә җыйналдылар.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова диктантны язу тәртибе белән таныштырып үтте.Акциягә җыйналган китап укучыларыбыз нинди текст язасылары турында да кызыксындылар.Текс Гомәр Бәшировның “Чишмә моңы ничек җыр булды?” әсәреннән иде.Укучыларыбыз диктантны бик игътибар белән тыңлап яздылар.