Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Болганчык еллар”

   Иске Кишет авыл китапханәсе күренекле татар язучысы,якташ язучыбыз Мәхмүт Галәүнең тууына135 ел тулу һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан авыл китапханәсендә “Ак калфак”клубына йөрүчеләр  белән берлектә кычкырып уку үткәрде.М.Галәүнең “Болганчык еллар” әсәреннән китап укучыларыбызны җәлеп итәрлек кызыклы бер өзекне сайлап алдык һәм шуны китапханәбезнең актив укучысы Илһамия Хәйруллина сәнгатьле итеп кычкырып укыды.Һәм аны видеога яздырып инстаграмга да куйдык.Инстаграмда бу видеоны 294 кеше кереп караган.Димәк бу әсәр белән шуның хәтле күп укчы танышты.Кызыксынып китеп бу китапны кабаттан китапханәдән дә сорап алып укучыларыбыз булды.Монды гыйбрәтле тарихи әсәрләр үткәнебезне онытмас өчен,бүгенге тормышның кадерен белү өчен зур тәрбияви чара булып тора.Юкка гына халкыбыз,үткәнен белмәгәннең,киләчәге юк дип әйтмәгәндер.