Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Һәрвакыт булсын тынычлык”

   Иске Кишет авыл китапханәсендә Терроризмга каршы көрәш һәм Беслан вакыйгасын искә алу уңаеннан 6-9 нчы класс укучылары белән берлектә тынычлык сәгате үтте.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова тынычлык темасына төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәреп,кичәгә җыелган укучыларыбызны күргәзмәдәге мәгълүматлар белән таныштырып үтте.Күргәзмәгә тынычлык темасына шагыйрьләребезнең шигырь китаплары да куелган иде.Укучылар чираттан сәнгатьле итеп кычкырып шигырьләр укыдылар.Шулай ук вакытлы матбугаттагы мәкаләләр буенча да фикер алыштылар.Соңыннан Гөлфия апалары ярдәмендә ак кәгазьгә үзләренең уң кулларының сурәтен төшереп,аны тынычлык күгәрчене итеп ясап бетереп,кайчы ярдәмендә кистеләр.Матур гына күгәрченнәр килеп чыкты.Китап күргәзмәбезгә тынычлык күгәрченнәре ямь өстәп җибәрде.