Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Александр Невский-великий сын Руси”

    Иске Кишет авыл китапханәсендә Александр Невскийның тууына 800 ел тулу уңаеннан 6-9 нчы сыйныф укучылары белән берлектә тарих сәгате үтте.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова кичәгә җыйналган балаларны башта А.Невскийга багышлап төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштырып үтте.Укучылар китапханәче белән берлектә тарих тәгәрмәчләрен әйләндереп,ерак 800 ел элек булган вакыйгалар чорына сәяхәт кылдылар.Кем булган ул Александр Невский шул сорауга җавап эзләделәр.Һәм таптылар да.Шулай ук А.Невский исемендәге орден да бар икәнен белделәр китап укучыларыбыз. Александр Невский исемендәге орден белән Ватан сугышында Кызыл Армия командирларын бүләкләгәннәрен дә әйтеп үтте китапханәчебез.Тарих сәгате бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.