Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Мәктәпкә илтә юллар!”

   1 Сентябрь белем көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет тугызъеллык мәктәбендә белем бәйрәмендә катнашты.Бәйрәм мәктәпнең бик матур итеп бәйрәмчә бизәлгән актлар залында үтте.Бәйрәмгә беренче сыйныфка керүче 4 баланың әти-әниләре һәм шулай ук башка кунаклар да килгән иде.Кичәдә укытучылар коллективы,мәктәп укучылары катнашты.Кичә бик күңелле үтте. Матур шигырьләр,биюләр җырлар белән бергә үрелеп барды.Без дә үз чиратыбызда бәйрәмгә буш кул белән килмәдек.Мөгаллимәбез Разидә апа,Радик хәзрәт белән берлектә балаларга уку кирәк-яраклары бүләк иттек.Китапханә һәрвакыт мәктәп коллективы белән берлектә төрледән-төрле масса-чараларны бергәләп үткәрә.Кичә барлык саклану чараларын кулланып үткәрелде.