Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Мәңгелек мизгелләрдән җыела...”

    Иске Кишет авыл китапханәсе шагыйрь прозаик Әдип Маликовның тууына 100 ел тулу уңаеннен төрле яшьтәге укучылар өчен кычкырып уку оештырды һәм аны видеога яздырып инстаграмга куйды.Китапханә мөдире башта китапханәгә җыелучыларны Әдип Маликовка багышлап төзелгән китап күргәзмәсе,язучының кыскача биографиясе,иҗаты белән таныштырып үтте.Аннан соң китапханә каршында эшләп килүче “Ак калфак”клубының бердәм әгъзасы Резеда апа Галимҗанова Ә.Маликовның “Яшьлек утравым”исемле китабының,”Коръән”дигән бүлектән сәнгатьле итеп бик матур бер өзек укыды.Һәм шуны видеога яздырып инстаграмга куйдык.Резеда апайның укыган өзекләрен инстадаш дусларыбыз бик яратып тыңлыйлар.Соңыннан китап укучылар белән фикер алышу булды.