Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Батыр яшәгән йортта”

    Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарыннан кеше бер дә өзелеп тормый.Кайберләре үтеп барышлый,ә кайберләре ераклардан шушы музейны балаларына,туганнарына күрсәтү өчен кайталар.Әле үзләре дә яшь кенә әти-әниләр үсеп килүче балаларын да музейга алып киләләр.Югыйсә,кече яшьтәге балалар аңлап та бетермиләр дип уйлыйбыз.Ләкин музейны балалар да бик яратып китәләр.Чөнки алар өчен һәрбер нәрсә кызыклы.Бигрәк тә әти-әниең дә тарихны белсә,балаларында да кече яшьтән үк тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләсә.Шундыйларның берсе чыгышы белән Иске Кырлай авылыннан,бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Ильмира Сайфутдинова.Ул үзе техник фәннәр кандидаты.Китапханә һәм музей җитәкчесе Гөлфия Әмин кызы аларны каршы алды һәм бик теләп музей белән таныштырды.Ильмира ханым кунаклар дәфтәрендә үзенең бик матур җылы сүзләрен язып калдырды.