Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Музейда кунакта- Софья Алексеевна Завьялова»

    Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин музее ачылуга быел 7 ел булды.Завьяловлар гаиләсе музей ачылганда музейга бик күп экспонатлар бүләк иттеләр.Быел Софья Алексеевна улы,килене.оныгы белән музейга экскурсиягә килделәр.Музей җитәкчесе Габитова Гөлфия ханым аларны бик җылы каршы алды.Музей-утар буйлап экскурсия үткәрде.Кунакларыбыз музейга эзне бер дә суытмыйлар,ел да килгәләп торалар.Музейдагы яңалыкларны күреп сөенәләр.Геройның музеенда үзләренең дә биргән экспонатлары исән-сау торуларын күреп тагы да куаналар.Чөнки еллар үтү белән бу әйберләрнең тарихи кыйммәтләре арта гына бара.Шулай ук кунакларыбыз Г.Сафиуллин турында Таттелеком төркеме төшергән фильмны да бик яратып карадылар.