Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Без наркотикларга каршы”

    Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә яшүсмерләр белән информацион танып белү сәгате үткәрде. Масса-чарабызның максаты:үсеп килүче буында,ягъни яшүсмерләрдә наркотикларга карата нәфрәт хисе уяту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы тәрбияләү.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова  яшүсмерләрне наркомания турында төзелгән китап күргәзмәсендәге мәгълүматлар белән таныштырып үтте.Наркотикларның килеп чыгу тарихы,организмга китергән зарары турында укучылар белән фикер алыштык. Мәгълүмат сәгатен:”Наркомания – күңелле шөгыль дә, компаниядә күңел ачу да, шаяру да түгел, ә чир. Төзәтеп булмаслык, коточкыч һәм газаплы... Шуның өчен татып карамаска һәм кагылмаска!”- дигән сүзләр белән тәмамладык.