Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Яуда калганнар”

    Хәтер көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Сөрде авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә авылыбыздагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин музеенда батырлык дәресе үткәрде.Кичәдә 5-8 класс укучылары катнашты.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова укучыларны музей белән таныштыру максатыннан экскурсия үткәрде. Г.Сафиуллин турында Таттелеком төркеме төшергән фильмны да укучылар бик яратып карадылар.Музеебыздагы дүрт Советлар Союзы Героеның берсе укучыларыбызның янәшәдә генә урнашкан Түбән Оры авылы егете Гатаулла Салихов.Укучылар үзләренең авылдашлары турындагы фотоларны,мәгълүматларны бигрәк тә бирелеп тыңладылар.Музеебызның үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә,тарихыбыз белән таныштыруда роле зур дип әйтәсем килә.Музей белән танышып,кинофильмны да караганнан соң укучыларыбызның үз-үзләрен тотышы да үзгәреп киткән кебек була.Алар уйчанланып калалар.Илләребез гел тыныч,күкләребез гел аяз булсын дигән теләктә укучыларыбыз музейга тагын да киләчәкләрен белдереп саубуллаштылар.