Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Анты белән көчле бу егет”

   Һәр елны елга ике тапкыр Арча һәм Әтнә районнарыннан Россия армиясе сафларына китүче егетләребезне,Арча районы Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеенда бик матур күркәм кичә ясап озатабыз.Гадәтләребезнең тагын да күркәмрәге егетләрне дога белән озату.Быел да бәйрәмгә Арча үзәк мәчетеннән Айдар хәзрәт килгән иде.УЛ бик матур итеп Коръәннән сурәләр укып,егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп дога кылды.Гани Сафиуллин һәйкәленә чәчәкләр салынды. Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Борханов Алмаз Әгъзәм улы бүгенге көндә армия сафларында уңышлы хезмәт итүче районыбыз егетләренең әти-әниләренә командирларының рәхмәт хатларын тапшырды.Районыбызның хәрби ветераннары музеебызга Г.Сафиуллинның сурәте төшерелгән стена сәгате дә бүләк иттеләр. Масса-чара барлык саклану чараларын кулланып үткәрелде. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды.Кичә матур шигырьләр белән,эчтәлекле итеп район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан алып барылды. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Бик матур,эчтәлекле,истә калырлык кичә булды.