Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Милли бәйрәм-Сабан туе”

   Безнең Яңа Кишет авыл җирлегенә кергән авылларда Сабантуй җирлеккә кергән дүрт авылныкы:Иске Кишет,Яңа Кишет,Кышкар,Симетбашныкы бергә-ике Кишет арасындагы болынлыкта,Кучы елгасы буенда,бик матур урында үткәрелә.Сабантуйны үзенең изге теләкләре,Коръән сүрәләре белән Кышкар мәчетенең имамы Радик хәзрәт башлап җибәрде.Бәйрәмне үткәрүдә җирлектәге китапханәләр дә актив катнаша.Бәйрәмебез бик күңелле үтте.Табигать тә бу көнне үзенең рәхим-шәфкатен күрсәтеп,көн бик матур,кояшлы һәм җылы булды. Гасырдан-гасырга күчеп килгән Сабантуйның төп нигезе барыбер саклана, буынннан-буынга тапшырылып килә. Сабантуйның бер үзенчәлеге дә бар – ярышта катнашырга теләгән һәр кеше үзенең көчен сыный ала. Чыгыш ясаучыларның һәм тамашачыларның бердәмлеге Сабантуйны чын бәйрәмгә әверелдерә.Авыл халкының олысы-кечесе,кайткан кунаклар рәхәтләнеп ял итте,төрле уеннарда катнашты.Бәйрәм саклану чараларын кулланып үткәрелде.