Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Яктыртып-балкытып торасыз җаннарны”

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә хатын-кызларыбыз белән берлектә “Яктыртып-балкытып торасыз җаннарны”дип исемләнгән тематик кичә үтте.Кичәгә электрон презентация төзелеп хатын-кызларыбызга тәкъдим ителде.Ибраһим Биектаулы,Фәнис Яруллин,Габдулла Тукайның шигырьләре,Мөхәммәт Мәһдиевның әсәрләреннән өзекләр укучыбыз күңеленә бик хуш килде. Хатын-кызларыбыз үзара аралашты,фикер алышты.Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.