Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Ә песием минем,җан кисәгем”

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү максатыннан Яңа Кишет балалар бакчасында Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Габитова Гөлфия балалар бакчасы тәрбиячесе Садыйкова Зөлфия белән берлектә 1март Бөтендөнья песиләр көне уңаеннан “Ә песием минем,җан кисәгем”дип исемләнгән кичә үткәрде.(Ни өчен Яңа Кишеттә диярсез?Чөнки Иске Кишет балалары Яңа Кишет балалар бакчасына йөри.)Балаларга песиләр турында презентация,китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Бөтендөнья песиләр көне 2004 елның 1мартыннан бирле билгеләп үтелә.Бу фикерне Мәскәү шәһәрендә ачылган песиләр музее күтәреп чыга. Песиләр бик акыллы хайван.Алар кимерүчеләрне юкка чыгаралар.Үзләренә хөрмәт белән караганны,мактаганны, сыйпаганны,бигрәк тә колак артын,ияк астын кашыганны яраталар.Ана песиләр бик капризлы,ә ата песиләр аралашучан,ягымлы булалар.

Тапкырларга табышмак:

“Үзе суфый,

Колак артыннан сыйпый,

Көндез йоклый,

Төнлә урлаша.”

Я әйтегез әле бу нәрсә?

Балалар үз чиратларында өйдәге песиләре турында сөйләделәр. Китапханәбездә песиләр турында китаплар бик күп.Балалар песиләр турында шигырьләр,әкиятләр тыңладылар.