Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Путешествие по Лукоморью»

    Бөек рус шагыйре ,язучы,прозаик,драматург,публицист,тәнкыйтьче,рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның тууына 222 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары белән берлектә әдәби кичә үтте.Китапханә мөдире Гөлфия апалары балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды.Балалар Пушкинның шигырьләрен һәм әкиятләрен бик яратып укыйлар икән.Аның күп кенә шигырьләрен һәм әкиятләрен яттан да сөйлиләр.Аларны видеога төшереп инстаграмга да куйдык.Җәйге каникулга шәһәрдән кунакка кайткан мәктәпкәчә яшьтәге Пензина Асель”У Лукоморья дуб зеленый» шигырен,5 нче класс укучысы Эксанова Лиза “Няне”шигырен,4 нче класс укучысы Гәрәева Иркә “Салтан патша белән аның данлы,куәтле улы баһадир князь Гвидон Салтанович һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият”тән өзек укыдылар.