Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Бәхетле балачак илендә”

    Балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә табигатькә сәяхәт кылдык.Сәяхәтебезне клуб ишегалдыннан башладык.Балаларның күбесе велосипедларда,кайберәүләребез җәяүләп Завод биясенә юл алдык.Көн бик матур,кояшлы,җылы.Табигать шундый саф.Җир җиләкләре әле чәчәктә генә.Уен-көлке белән юлыбыз сизелмәде дә.Менә Завод биясенә дә килеп җиттек.Балалар рәхәтләнеп балык тоттылар.Төрле кызыклы уеннар уйнадык.Китапханә мөдире балаларны яңа килгән газета-журналлар белән таныштырып үтте.Табигать кочагында күңелле.Үзебез алып килгән тәмле-тәмле ризыклардан табын корып,тамак ялгап та алдык.Кызыклы шигырьләр сөйләп,күңелле итеп көлешеп тә алдык.Ялыбыз күңелле һәм файдалы үтте.Ә чиләкләребездә алтын чабаклар сикерешә.