Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Олы Мәңгәрләр музейда”

    Иске Кишет авыл китапханәсе балаларның кышкы каникуллары вакытында Музей һәм балалар атналыгы уңаеннан кече яшьтәге мәктәп балалары белән берлектә,үсеп килүче яшь буында туган җиргә мәхәббәт,патриотлык хисе тәрбияләү максатыннан авылыбыздагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Г.Сафиуллинның музеенда тематик экскурсия үткәрде.Балаларны музейның ачылу тарихы,районыбыздан чыккан геройлар,аларның батырлыклары белән таныштырып үтте,китаплардан өзекләр китерде.Шулай ук китапханә мөдире балаларга татар халкының элек-электән килгән гореф-гадәтләре,йорт тоту,хуҗалык алып бару тәртипләре турында да сөйләп үтте.Музейда булган кызыклы,мавыктыргыч экспонатлар белән таныштырды.Балалар бик кызыксынып музей белән таныштылар,сораулар бирделәр.Соңыннан фикер алышу булды.