Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Булдыклылык һәм мөстәкыйльлек»

    Халыкара гаилә көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе авылыбызның үрнәк,тырыш,тату Әхмәтгалиева Флера апайлар һәм яшь,бик тырыш,эшчән Абдуллин Фәндүсләр гаиләсендә булып алар белән әңгәмә үткәрде.Әхмәтгалиева Флера апа белән булган кыскача гына әңгәмәбезне видеога төшереп инстаграмга да куйдык.Татулыкның сере нидә дигән сорауга Флера апа бик матур итеп җавап бирде.Аның сере тазалык-тынычлык,киленнәрем-улларым белән бик тату,туганнарымны да бик хөрмәт итеп яшибез,диде ул.Бүгенге көндә мин бик бәхетле карчык дип тә өстәде.Флера апа белән булган әңгәмәне 564 кеше караган.Ә икенче гаиләбез Абдуллин Фәндүсләр шулай ук бик тату торалар.Яшь булуларына да карамастан эштән курыкмыйлар күпләп мал-туар асрыйлар,әниләре Рәзилә ханым белән килешеп,киңәшләшеп яшиләр.Авыл тормышын яратып,дөньядан тәм,ямь табып яшиләр.Мондый гаиләләр күбрәк булуын теләп калабыз.