Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Тарих тәрбияче”

   Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Җиңү бәйрәме көнне авылыбыздагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музеенда бәйрәмгә кунакка кайткан авылдашларыбыз һәм музейга килүчеләр өчен тематик экскурсия үткәрде.Музей бу көнне балалар тавышыннан гөр килеп торды.Музейга кунакка бу музейны ачуда башлап йөрүче,музейны булдыруда армый-талмый эшләүче,чын Ватанпәрвәр,отставкадагы полковник,бүгенге көндә дә Казан шәһәренең элемтә техникумында белем бирүче Рөстәм Гомәров та үзенең гаиләсе,оныгы белән килгән иде.Ул хәрби киемнән,медальләрен таккан.Музейга экскурсиягә килүче кечкенә малайларга шундый матур итеп киенгән офицер абыйны күрү,аның медальләрен тотып карау зур шатлык булды.Кечкенә вакытта күргән,ишеткән әйберләр гомерлеккә истә кала бит.Бүгенге көндә фән,техника бик нык алга киткән гаджетлар заманында тарихи урында чын офицер белән очрашу кечкенә малайларга гына түгел,аларның әтиләрендә дә зур кызыксыну уятты.Гани Сафиуллин музеенда булу,андагы чын сугыш барган урыннардан казып алынган экспонатларны күрү һәм дә героебыз турында фильм карау һәркемне тәэсирләндерде,күзләрдән яшьләр китерде.