Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Тынычлыкның туган көне”

    Бөек җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе һәм клубы авылыбыздагы каһарман авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә веноклар куйдылар.Беренче һәйкәл авылыбыздагы башлангыч мәктәп каршында сугышта башларын салган 116 авылдашыбыз хөрмәтенә куелган.Анда аларның һәрберсенең исем-фамилияләре чокып язылган Шунысы бик кызганыч мәктәп инде булган балалар да Яңа Кишет мәктәбенә йөреп уку сәбәпле,берничә ел ябык тора.Һәм аның инде ачылуы да бик шикле.Ә инде икенче һәйкәлебез авылыбыздагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин музее каршында.Һәйкәлләргә ел да шулай чәчәкләр салып без сугышта ятып калган авылдашларыбызны искә төшерәбез.Чөнки без аларга,безгә тыныч,рәхәт тормыш яулап бирүчеләргә гомеребез буе бурычлы.Тыныч йоклагыз каһарман авылдашларыбыз!