Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

Әдәби ишек алды кысасында “Гомерем юлы”(әдәби кичә)

Россия Федерациясендә Әдәбият елы уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Һәрбер авыл китапханәсендә “Литературный дворик”лар оештыруны максат итеп куйган иде. Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсе “Әдәби ишек алды” кысасында Хәсән Туфанның 115 еллык юбилее уңаеннан авыл халкы өчен әдәби кичә оештырды.Кичәбезне ишек алдында башлап җибәрсәк тә,көчле җил,салкын,пыскак яңгыр тамашачыларны һәм артистларыбызны клубка керергә мәҗбүр итте. Тамашабыз клуб бинасында дәвам итте. Тамашачыларыбызны Хәсән Туфанга багышлап оештырылган күргәзмә белән таныштырып үттек.Кичә барышында тамашачылар татар совет поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Балалар өчен ”Юкмыш бабай малае”исемле әкият-поэмасыннан 3,4,5 нче сыйныфларда укучылар өзек сөйләп киттеләр ,мәхәббәт лирикасыннан пенсиядәге укучыбызГөлзадә Вәлитова башкаруында “Әйткән идең” җырын тәкъдим итеп киттек, Х. Туфанның  Луизасына багышлап язылган “Кайсыгызның кулы җылы?” дигән шигырен клуб мөдире Гәрәева Гөлнара сөйләде.Кичәбезнең икенче өлешендә сүзне “Яраткан китапханәмә”хәйрия акциясендә катнашып китапханә фондын яңарту һәм тулыландыруда лаеклы өлеш керткән спонсорга,ягъни“Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары, Арча ЗУЭСы җитәкчесе Гомәров Рөстәм Кәлимулловичның кул асында эшләүче бертөркем хезмәткәрләргә бирдек.