Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Очар кошлар белән янәшә”

Язучы Рәфкать Кәрамигә 75 яшь тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә мәгълүмати танып белү сәгате үтте. Рәфкать Кәрами Сарман ягыннан.Ул Рангазар авылында колхозчы гаиләсендә туып үсә. Аның әсәрләрен укып,олылар да,яшьләр дә гыйбрәт,сабак һәм ләззәт ала.Аның иҗатында эшчеләр тормышы,хезмәт,производство мәсьәләләре дә киң чагылыш таба.Язучы Казан,Ленинград шәһәрләрен бик тә яратып сурәтли.Нәзәкатьле күренешләрне матур итеп,күңелләрне иркәләрдәй сүзләр табып яза белә.Укучылар Рәфкать Кәраминең биографиясе,әсәрләре белән танышып,үзара фикер алыштылар.