Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Язның бер көне-ел туйдыра”

    Иске Кишет авыл китапханәсе “Ак калфак”клубы белән берлектә язгы бакча эшләрен башлап җибәрер алдыннан бик файдалы кичә үткәрде.Китапханәгә бакча эшләрен яратып башкаручы һәм аның нечкәлекләрен белүче һәм белергә теләүче “Ак калфак”лылар җыйналды.Авыл җирендә һәркемнең җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасы бар.Һәм иртә яздан соңгы көзгә кадәр анда эш кайный.Китапханәбезгә килгән вакытлы матбугатта да һәм шулай ук китапларда да бу темага мәгълүматлар байтак.Китапханә мөдире шулардан китап күргәзмәсе төзеп күзәтү үткәрде.Аннан соң кичәгә җыелганнарга сүз бирелде.Һәркем бакчачылык һәм яшелчәчелек буенчаүзенең яхшы белгән эшләү ысулларын тәкъдим итте.Кичәгә җыелганнар үзара фикер алышты,тәҗрибә уртаклашты.