Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“21 апрель –Җирле үзидарәләр көне”

   Җирле үзидарәләр көне уңаеннан Яңа Кишет авыл мәдәният йортында җирле үзидарәдә эшләп киткән ветераннар һәм бүгенге көндә тырышып хезмәт куючылар белән бик матур,җылы очрашу булды.Кичәне җирлеккә кергән китапханә,клуб хезмәткәрләре бик матур итеп оештырдылар.Бүгенге көндә Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Минҗанова Энҗе Фәрук кызы кичәгә килүчеләрне бәйрәм белән котлады.Җирлек җитәкчеләре булып эшләп киткән Радик абый Кәримов,Тәбрис абый Арсланов үзләренең эшләгән чорлары турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.Кичәгә чакырылган ветераннарыбыз Нүрия апа Ризванова,Әнисә апа,Гөлфәрия апа Сәмигуллина,Тәслимә Шиһабиева,Чулпан ханым да эшләгән еллардагы истәлекләре,хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.Кичәне матур итеп Яңа Кишет китапханәсе мөдире Надия Йосыпова алып барды.Кичә матур шигырьләр,җыр-биюләр,хатирәләр белән үрелеп алып барылды.Бу кичәдә Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова Фәнис Яруллинның шигырьләрен укыды.Кичәгә килүчеләр оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.Рәхәтләнеп ял итеп,үзара аралаштылар.Бер очрашу-үзе бер гомер дип юкка гына әйтмәгәннәр шул.