Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Минем сәламәтлегем”

    Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе “Ак калфак”клубы белән берлектә сәламәтлек сәгате үткәрде.Китапханәбезгә килүче вакытлы матбугатта сәламәтлек темасы бик киң яктыртыла.Китап укучыларыбыз бигрәк тә шул теманы яктыртучы “Дарья”,”ЗОЖ”,”Гаилә учагы”.”Сөембикә” журналларын яратып укыйлар.Үзләре генә укып калмыйлар,ә бәлки китапханәгә килгәч бер-берсе белән фикер алышып,аеруча ошаган мәкаләләрне видеога бергәләп китапханә мөдире белән яздырып инстагарм битләренә дә урнаштырабыз.Анда ул мәгълүмат белән йөзләгән кешеләр таныша.