Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Сайравыгызны тыңлармын”

   Халыкара кошлар көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә танып белү уены үткәрде.Серле табигатькә ямь бирүче канатлы дусларыбыз-кошлар хакында китапханәбездә китаплар шактый.Мәсьәлән “Кошлар”исемле китапта төсле буяулар белән һәр кошның рәсеме бирелгән.Шул рәсемнәргә кркп балалар кошларны танырга өйрәнделәр,матурлыкларына карап сокландылар.Телефон аркылы сандугачның ничек матур итеп сайравын тыңладылар.Китапханәче Гөлфия Габитова балаларга Г.Тукай,Ш.Галиев.Ә.Бикчәнтәева,Х.Халиков,Р.Миңнуллин,Р.Корбанның кошлар хакында язылган шигырьләрен,хикәя-текстларын укыды.Балалар алар аша кошларның яшәү рәвешләре,кайда,ничек кышлаулары,ничек оя ясаулары,балаларын тәрбияләүләре;табигатькә һәм кешеләргә файдалары хакында бик күп мәгълүматлар алдылар.Төрле кызыклы уеннар уйнадылар,табышмакларга җаваплар таптылар.Кичәбез бик күңелле үтте.